news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халкына Георгий тасмаларын 25 апрельдә Бауман урамында тарата башлаячаклар

Җиңү волонтерлары тасмаларны «Казан» Гаилә үзәге, Камал театры янында һәм Горький паркында 9 майга кадәр өләшәчәк.

Казан халкына Георгий тасмаларын 25 апрельдә Бауман урамында тарата башлаячаклар

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). 25 апрельдә Казанның Бауман урамында «Георгий тасмасы» акциясе старт ала. Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Җиңү волонтерлары»ның Казан бүлеге һәм Казан волонтерлар хәрәкәтен үстерү үзәге активистлары Бауман урамында Георгий тасмалары тарата башлаячак. Акциягә 25 апрель көнне 9.30 сәгатьтә старт бирелә. Игелек маршы мәктәп укучыларын, урта махсус уку йортларында белем алучыларны һәм иҗтимагый оешма әгъзаларын берләштерәчәк», - диде Айрат Фәизов.

Җиңү волонтерлары тасмаларны Бауман урамында, «Казан» Гаилә үзәге һәм Камал театры янында 9 майга кадәр өләшәчәк. Җиңү символын шулай ук Горький, Петров, Урицкий, «Крылья Советов», Җиңү паркларында һәм Горки-Әмәт урманында да бүләк итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot