news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халкына эш урыннары тәкъдим итәләр

Вакансияләр ярминкәсе «Шаляпин Палас Отель» кунакханәсендә узачак.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Казанда гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе була, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен дә, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясе.

Эш эзләүчеләр шәһәр предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашачак, хезмәт һәм дәүләт гарантияләре, мәшгульлек турындагы законнар, социаль яклау һәм пенсия белән тәэмин ителеш, медицина-социаль экспертиза, профессиональ белем алу, инвалидларны, инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналарны эшкә урнаштыруда ярдәм итүгә кагылышлы сораулар буенча консультация алачак, дип искәртә Казан мәшгульлек үзәге.

Ярминкә 10.00нан 14.00гә кадәр Университет урамы, 27нче йортта урнашкан «Шаляпин Палас Отель» кунакханәсендә узачак. Белешмә өчен телефон: 562-48-16.

news_right_1
news_right_2
news_bot