news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

24 августта юристлардан консультация алырга мөмкин.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 августта, Казан халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанлыларга юридик ярдәмне адвокатлар һәм нотариуслар, шулай ук Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге белгечләре, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Прокуратурасы белгечләре күрсәтәчәк.

Консультацияләр 11.00-14.00 сәгатьләрдә «Мега» сәүдә үзәгенең (Җиңү проспекты, 141) беренче катында узачак.

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланган чараны ТР Юстиция министрлыгы оештыра. 

news_right_1
news_right_2
news_bot