news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халкын "Татарстанның чиста урманнары" акциясенә чакыралар

Чара 19 октябрьдә 11:00 сәгатьтә башлана, перчатка һәм капчыклар урында биреләчәк.

Казан халкын "Татарстанның чиста урманнары" акциясенә чакыралар
архив/Михаил Захаров

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). 19 октябрьдә Казан янында "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе узачак. Ул шәһәр яны урманчылыгының Столбище кишәрлеге урманчылыгының урман фонды территориясендә була. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җыю урыны – Комлы Кавал – Орел автоюлының "Гигант" ягына борылыш, әлеге урынны тулырак итеп теркәлгән картадан күрергә була. Акция 11:00 сәгатьтә башлана. Перчатка һәм капчыклар урында биреләчәк.

"Татарстанның чиста урманнары" акциясе 2010 елдан бирле үткәрелә. Акция елына ике тапкыр – язын һәм көзен – республиканың барлык муниципаль районнарында уза. Көзге этап быел 16 сентябрьдә старт алды һәм 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Урманнан каты көнкүреш калдыгы, коры-сары һәм ауган агач чыгарыла. Шулай ук акция кысаларында урман тармагы белгечләре тарафыннан чишмәләрне төзекләндерү, беседкалар, аншлаглар һәм мәгълүмат такталарын төзәтү эшләре башкарыла, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен дәресләр һәм экологик конкурслар үткәрелә.

  • Акциянең язгы этабына (22 апрельдән 22 июньгә кадәр) 9,7 меңнән артык кеше кушылган. Алар көче белән урман фондыннан 3,3 мең куб. м күләмендә каты көнкүреш калдыклары һәм ауган агачлар җыеп алынган һәм чыгарылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100