news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халкын “Сәнгать төне” акциясенә чакыралар

Чара вакытында күренекле татар рәссамы Бакый Урманче биографиясе һәм иҗаты белән танышу да оештырылачак.

Казан халкын “Сәнгать төне” акциясенә чакыралар
архив/Султан Исхаков

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). 3 ноябрьдә Татарстан Сынлы сәнгать музеенда “Хәзинә” галереясендә “Сәнгать төне – 2018” чарасы үткәреләчәк. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Сәнгать төне" программасы:

10.00 - 20.00 «Татарстанның сәнгать хәзинәләре»: даими экспозиция буенча экскурсияләр. «Осталар һәм шедеврлар: күренекле татар рәссамы Бакый Урманче биографиясе һәм иҗаты белән танышу» оештырыла.

Шулай ук «ХХ гасырның икенче яртысында Совет Татариясе сәнгате», «Осталар һәм шедеврлар: Николай Фешинның биографиясе һәм иҗаты белән танышу» була. 

10.00 - 20.00 «Татарстанда Лев Толстой елы», 3 нче кат.

11.00 «Фанфаронова гора», «Муравейное братство», «Зеленая палочка»: XIX гасырның беренче яртысындагы гаилә портретлары янында балалар белән әңгәмә.

12.00 «Дневник фокса Микки»: Саша Черный әдәби театры. Этләр турында.

13.00 Нателла Тоидзе рәсемнәре күргәзмәсе янында балалар өчен мастер-класс.

14.00 Яшь мультиинструменталист Виктория Приходько: мини-концерт.

14.00 – 16.30 Рус музееның виртуаль филиалы тәкъдим итә. Кузьма Сергеевич Петров-Водкинның 140 еллыгына багышланган фильмнар, лекцияләр.

15.00 хәрби эшлекле М.Д.Горчаков портреты.

15.40 «Лев Толстой. Казанская хронология»: рәссам Илдар Сафинның остаханәсе.

15.00 Нателла Тоидзе күргәзмәсенең төсләр күргәзмәсе.

16.00 «Два берега» дуэты: авторлык җыр башкаручылар чыгышы.

17.00 «Московские казанцы» проекты кысаларында очрашу.

17.00 Күренекле татар рәссамы Бакый Урманче турында.

18.00 Кол Гали «Кыссаи Йосыф»: татар телендә спектакль.

19.00 «Alla breve» вокал квартеты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100