news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халкын “Беренче сыйныф” гомумшәһәр бәйрәменә чакыралар

Программада балалар өчен уен зонасы, белем лекториясе, экологик мастер-класслар, Казан оешмаларыннан фудкорт каралган.

Казан халкын “Беренче сыйныф” гомумшәһәр бәйрәменә чакыралар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Казанда 1 сентябрьдә Белем көне уңаеннан “Беренче сыйныф” гомумшәһәр бәйрәме оештырыла. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе порталында хәбәр ителә.

Программада балалар өчен уен зонасы, белем лекториясе, экологик мастер-класслар, Казан оешмаларыннан фудкорт, спорт мәйданчыгы, Doratti музыкаль төркеме чыгышы каралган. Мәйданда авиатренажер - самолет уникаль симуляторы эшләячәк.

“Прометей” фәнни-тикшеренү институты “Космическая соната” музыкаль фильмын һәм авторы Булат Галиев аңлатмалары белән әзерләнгән “Космический одуванчик” слайдлы музыкаль программасын тәкъдим итәчәк.

  • Бәйрәм КНИТУ-КАИның (Четаев урамы,18) 2нче уку бинасында уза, 13.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100