Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан халкын «10 000 адым» акциясенә чакыралар
Катнашу өчен уңайлы аяк киеме, һава торышы буенча киенеп килергә кирәк.
(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). 29 сентябрьдә Бөтендөнья йөрәк көне кысаларында Казанда «10 000 адым» акциясе була. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Акция Татарстан Республикасы халкының игътибарын йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар табиб-кардиологлар тәкъдим иткән өлкәннәр өчен көндәлек физик йөкләнешнең күләме булган 10 000 адым узачаклар.
Бу чарда катнашучылар артериаль кан басымын үлчи һәм белгечләр белән киңәшләшәчәк, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча брошюралар алачаклар.
«10 000 адым» акциясе 29 сентябрьдә 9.30 сәгатьтә Кремль яр буенда башланачак. Чарада катнашу өчен уңайлы аяк киеме, һава торышы буенча кием-салым һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге белән килергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз