news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халкы үзләренең кан оешу үзлеген бушлай тикшертә алачаклар

Татарстан башкаласы “МНО көне” III Россиякүләм социаль акциядә катнаша

 (Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). 13 октябрьдә Казан “МНО көне” (МНО - международные нормализованные отношения) III Россиякүләм социаль акциядә катнашачак. Быел ул Дөньякүләм тромбоз көненә багышлана һәм кан оешу мәсьәләсе проблемасына игътибарны юнәлтә. Бу көнне турыдан-туры антикоагулянтлар кабул итми торган барлык пациентларга да үзләренең кан оешу үзлеген тикшертү һәм белгечләрдән консультация алу мөмкинлеге бирелә.

Кан оешу үзлеге системасының бозылу очраклары инфаркт һәм инсульт кебек җитди авыруларның сәбәбе булып тора. Шуңа да тромбоз куркынычы югары булган пациентларга даими рәвештә белгечләр белән киңәшләшеп тору, кан оешу үзлеген билгеләү өчен һәрвакытта да анализлар тапшыру, тиешле препаратлар кабул итү сорала. Алар инсульт булу очракларын 62-68 %ка киметә һәм үлем очракларын - 26-33% ка.

13 октябрь көнне илнең 13 төбәгендә яшәүчеләр үзләренең канын тикшертә, белгечләрдән консультация һәм кан оешу үзлеген мөстәкыйль рәвештә күзәтү ясау буенча мәгълүматлар ала алачак. Казанда бу РКХ-2дә (РКБ-2) (Чехов урамы, 1а) оештырылачак.

Алдан язылу һәм мәгълүмат алу өчен 8-800-100-19-68 телефоны буенча “кайнар линия”гә шалтыратырга һәм www.mnoportal.ru сайтына керергә мөмкин. Диагностика өчен профессиональ экспресс-җайланма кулланылачак, процедура үзе 5 минут вакытны ала, дип хәбәр итә оештыручылар.
Бу хактагы хәбәрне Казан мэриясе матбугат хезмәте таратты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100