news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халкы тоннадан артык чыршыны кәҗәләргә азыкка тапшырган

Барлык җыелган чыршылар Биектау районындагы Шеланга авылына Морат Сираҗин фермер хуҗалыгына тапшырылган.

Казан халкы тоннадан артык чыршыны кәҗәләргә азыкка тапшырган
Михаил Захаров

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Казан халкы тоннадан артык чыршыны кәҗәләргә азыкка тапшырган. Бу хакта Идел буе экология компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Татарстанда чыршы тапшыру буенча ике кабул итү пункты эшли башлады. Аның берсе Гадел Кутуй урамында, икенчесе – сәүдә нокталарының берсендә урнашкан.

Барлык җыелган чыршылар Биектау районындагы Шеланга авылына Морат Сираҗин фермер хуҗалыгына тапшырылган.

Кышын йорт хайваннары яшел азыктан мәхрүм. Шунлыктан кәҗәләргә чыршылар бик урынлы булып чыкты, дип җиткергән Сираҗин. Кәҗәләр аның энәләрен дә, кайрысын да ашый. Фермер калган өлешен ваклап, он ясый. Он исә витамин буларак тавык, каз, үрдәкләр ризыгына кушыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot