news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халкы популяр автомобильләрдән Kia Rioны үз иткән

"Автостат" аналитик порталы эре шәһәрләрдә популяр автомобиль модельләрен ачыклаган.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). "Автостат" аналитик порталы белгечләре миллионнан артык халкы булган 15 шәһәрдә тикшеренү үткәреп, 2017 елның 11 аенда халыкның ихтыяҗы зур булган өч автомобиль моделен ачыклаган.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, тугыз шәһәрдә Kia Rio бик актив таралуы ачыкланган. Мәскәүдә (11 500 данә), Казанда (2019 данә), Түбән Новгородда (1420 данә), Ростов-Донда (1173 данә), Екатеринбургта (1169 данә), Уфада (1109 данә), Волгоградта (674 данә), Омскида (413 данә) һәм Красноярскида (395 данә).

Тагын бер "бюджетник" – Hyundai Solaris. Аңа иң күп ихтыяҗ Санкт-Петербургта (6129 данә), Чиләбедә (839 данә) һәм Новосибирскида (714 данә) булуы ачыкланган.

Lada Grantны исә бик теләп Пермь (1496 данә), Самара (1241 данә) һәм Воронежда (969 данә) сатып алганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100