Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан халкы матурлык белән аралаша
Бүген “Арт-галерея. Казан -2010” дигән махсуслаштырылган-күргәзмә-ярминкә ишекләрен ачты
(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Рәсем, фоторәсем, декоратив-гамәли сәнгать, халык һөнәрчелеге, скульптура үрнәкләрен бу көннәрдә “Казан ярминкәсе”ндә күрергә була. Бүген биредә “Арт-галерея. Казан -2010” дигән махсуслаштырылган-күргәзмә-ярминкә ишекләрен ачты. ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Рәссамнар берлеге, Казан шәһәре мэриясе, ТР халык нәфис һөнәрчелеге палатасы быел бу чараны икенче тапкыр оештырды. Аны ачу тантанасы мәдәният министрының беренче урынбасары Айдар Гайнетдинов, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев, Казан шәһәре мәдәният идарәсе җитәкчесе Динара Камалиева, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев һ.б кунаклар катнашында узды.
Дөньяда икътисади вәзгыятьнең нинди булуына карамастан, кеше һәрвакыт матурлыкка омытылып яши. Бу уникаль күргәзмә матурлык белән аралашу урыны. Күргәзмәнең төп ролен ачылышта катнашкан кунаклар гади генә итеп әнә шулай бәяләде. Алар искәртүенчә, бүгенге глобальләштерү шартларында халыкларның үзенчәлекләрен һәм мәдәниятләрен шул рәвешле ассызыклау бик мөһим.“Казан ярминкәсе”нең ике павильонында урын алган быелгы “Арт-галерея” экспозицияләре казанлылар һәм башкала кунакларын рәсем сәнгате, графика, фоторәсемнәр, скульптура, декоратив-гамәли сәнгать, интерьер дизайны кебек заманча сәнгатьнең бар үрнәкләре белән таныштыра. Танылган фоторәссамнар, талантлы скульптор, һөнәрчеләр, иҗади берлекләр тәкъдим иткән эшләр янәшәсендә яшь рәссамнар иҗатын да күрергә була.
Быел биредә катнашучы иҗатчылар саны 300 гә якынлашкан. Россиянең төрле шәһәрләрендәге иҗат остаханәләре, галереяләр, шәхси авторлар эшләре янәшәсендә Үзбәкстан авторлары эшләре белән дә танышырга мөмкин. Шунысы әһәмиятле: быел узган елгы катнашучыларны тулы составта күрергә була. Алар ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары, Россия һәм Казан иҗатчылары, “Ак Барс”, “АртЭко” галереяләре, Әлмәт һәм Яшел Үзәндәге картиналар галереяләре һ.б. “Казан Кремле” музей-тыюлыгы каршындагы “Эрмитаж-Казан” үзәге, ТР Милли музее, Дәүләт сынлы сәнгать музее аерым экспозицияләр белән чыгыш ясый.
Быелгы күргәзмә-ярминкәдә декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре- керамика, челтәр, чүлмәк ясау, агачка бизәк уеп ясау, каен тузыннан эшләнмәләр һ.б юнәлешләргә зур урын бирелгән. ТР халык нәфис һөнәрчелеге палатасы, Санкт-Петербург, Ульяновски, Түбән Новгород һөнәрләр палаталары коллектив экспозицияләр белән катнаша.
Мәшһүр испан рәсамы Сальвадор Далиның берничә әсәре -быелгы күргәзмәсе экспозициясенең бизәге. Бу эшләрне күргәзмәгә Көньяк Урал эшмәкәре һәм коллекционеры Александр Шадрин һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее тәкъдим иткән. “Арт-галерея” матурлыкка карап илһам алу, соклану урыны гына түгел, анда урын алган экспонатларның күбесен сатып та алырга мөмкин.
Быелгы күргәзмәнең эшлекле программасында семинарлар, очрашулар, “түгәрәк өстәл” утырышлары, презентацияләр, кием модельләре күрсәтү, остаханәләр урын алган.“Арт-галерея. Казан 2010” кысаларында 20 дән артык юнәлеш буенча иҗат остаханәләре оештырылыр дип көтелә. Казанлыларны сынлы сәнгать һәм рәсем ясау серләренә БДБ илләре рәссамнары һөнәри берлегенең Казан бүлеге әгъзалары, Рөстәм Хуҗин, Миля Нуруллина кебек профессиональ рәссамнар төшендерәчәк. “СЕЗАМ” үзәге күргәзмәгә “Витраж остаханәсе”, “Шебби +декупаж” стилендә агач такталар”,“Винтаж”стилендә шкатулкалар төзү”, “Авторлык бижутерияләрен төзү” һ.б. юнәлешләр буенча махсус өйрәтү программалары әзерләгән.
“Эбиволь” компаниясе күргәзмә өчен махсус мөселман киемнәре коллекциясен тәкъдим итәчәк. Аның авторы - “Исламик-фешэн” беренче халыкара мөселман модасы конкурсында Гран-при яулаган Наҗия Вәлиева. Быелгы күргәзмә Хәйриячелек традицияләрен дәвам итү урыны да. Аның кысаларында “Казан әниләре” иҗтимагый оешмасы хәйрия ярминкәсе уздырырга җыена. Анда балалар йортларында, интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүче, художество мәктәпләре һәм студияләрендә шөгыльләнүче балаларның, шулай ук Казан осталары эшләре сатуга куелачак. Алардан кергән акча интернат-мәктәпләр, балалар йортларына тапшырылачак. Бу традициянең матур үрнәге буларак күргәзмә ачылышында ТР Прокуроры, һәвәскәр фоторәссам Кәфил Әмировның өч фотоэтюды Казанның 11 нче коррекцион мәктәбенә бүләк итеп тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз