news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халкы һәм башкала кунаклары Командор утраулары матурлыгын карый ала

Командор тыюлыгы турындагы гаҗәеп һәм кабатланмас фоторепортажның авторы Мария Бондарь – Мәскәүдә яши һәм эшли.

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). 30 гыйнвар көнне Татарстан Табигый тарих музеенда “Тыюлыклы Россия. Командор утраулары” фотокүргәзмәсе ачыла. Ул Россиядә тыюлыклар системасы оешуга 100 ел тулуга багышланган экспозицияләр сериясен дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Командор дәүләт табигый биосфера тыюлыгы - Россиянең иң зур диңгез тыюлыгы. Ул Тын океанның төньяк өлешендә, Камчатка ярымутравыннан ерак түгел, Командор утрауларында һәм Беринг диңгезе һәм Тын океан акваториясендә урнашкан.

Командор тыюлыгы турындагы гаҗәеп һәм кабатланмас фоторепортажның авторы Мария Бондарь – Мәскәүдә яши һәм эшли. Ул рус теле һәм әдәбияты укыта, ә буш вакытын илебез буйлап сәяхәт итүгә багышлый.

Күргәзмәгә керү бушлай. Ул 2018 елның 13 маена кадәр дәвам итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100