news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халкы «Хәләл маркет» хәйрия ярминкәсендә катнаша алачак

Ярминкәгә килүчеләр өчен сәламәтлек саклау буенча белем бирү сессияләре оештырыла, шулай ук сәяхәтләр һәм үсеш турында лекцияләр үткәреләчәк.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 17 февральдә Казанда яшәүчеләр «Хәләл маркет» хәйрия ярминкәсендә катнаша алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярминкәдә сувенирлар, кием-салым һәм башка бик күп әйберләр сатып алып булачак. Ә керү билетларыннан акча балаларга ярдәм итү өчен «Зәкят» хәйрия фондына җибәреләчәк.

Бирегә килүчеләр өчен чәй кайнату, яулык бәйләү буенча мастер-класслар үткәреләчәк.

Чара иртәнге сәгать унбердән кичке бишкә кадәр барачак, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» оешмасы. Керү хатын-кызлар һәм балалар өчен генә каралган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot