news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халкы башкаланың дөнья чемпионатына әзерлеген контрольдә тота ала

Казанда “Туристлык контроле” башланды һәм ул 30 майга кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Сельвина Илькаева). Татарстан башкаласы халкын шәһәрнең туристлык сезонына һәм Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлеге хакында фикерләрен белдерергә чакыралар. Бу хакта Туризмны үстерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кагыйдә бозулар булганда фикерләрне комитетның электрон почтасына: ”tourism.kzn@tatar.ru “Туристлык контроле” билгесе белән юлларга була. Биредә хат белән бергә объектның тулы адресын, фотоны күрсәтү мөһим.

  • Проект 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Туризмны үстерү комитеты телефоны: 8-843-292-11-42.

news_right_1
news_right_2
news_bot