news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халкы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә җирле фермерларның тауарларына рәхмәтле - мэрия

Ярминкәдә бәрәңгенең бер килосын – 11 сум, ә кишерне 15 сумга алып була.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Шәһәр халкы, һәр шимбә ярминкәсендә, лаеклы бәягә кирәкле тауарлар сатып алу мөмкинлеге тудырулары өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бик рәхмәтле булуларын белдерәләр, дип хәбәр итә мэриянең рәсми сайты.

Казанлылар Татарстан фермерлары тауарларын шәһәрнең җиде районында урнашкан ун мәйданчыкта сатып ала алалар. Биредә алар өчен ит, сөт, йомырка, яшелчәләр, ярмалар, шикәр комы, май һ.б кирәк-ярак тәкъдим ителә. Бәяләр кибеттәгедән түбән. Мәсәлән, бәрәңгене 11 сумнан башлап, кишер 15, бөртекнең килосын уртача 9 сумнан алырга була.

Әлеге сәүдә форматында Казан ярминкәләренә ихтыяҗ булганда, алар 24 декабрьгә кадәр атна саен үтәчәк. Сәүдә иртәнге 6дан ук башлана, сәгать 8гә инде, аграрийлар сүзләренчә, чиратлар барлыкка килә. Сату-алу көндезге 13 сәгатькә кадәр дәвам итә, еш кына аннан соң да сәүдә гөрли әле.

Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. Быел ул 10 сентябрьдә старт алды. Беренче өч елда фермерлар тауарларын көзен генә саткан булсалар, 2015 елдан башлап, кышкы чорда һәм язын да сәүдә гөрли. Көз башыннан быел Казанда 6 ярминкә узды, анда 203,7 млн. сумлык тауар сатылды. Бу вакыт эчендә сәүдә мәйданнарына 1510 тонна бәрәңге, 1334,5 тонна бөртек, 163 тонна сыер ите һәм башка азык-төлек, яшелчә китерелде.

Сәүдә түбәндәге нокталарда бара:

Авиатөзелеш районы – Ленинград ур., 27 - «Бәхетле» кибете янәшәсендә;
Вахитов районы – Чех базары артындагы мәйданда һәм «Иске шәһәр» префектурасы - К.Тинчурин урамында;
Киров районы – Краснококшайская ур., 152/2 («Ягодная бистәсе») һәм Юдино бистәсендә (Ильич ур., 1);
Мәскәү районы – Восстание һәм Коләхмәтов урамнары киселешендә («Удача» кибете янында);
Яңа Савин районы – Ямашев пр., 71а («Бәхетле» янында);
Идел буе районы – «Чулпан» янәшәсендә (Җиңү пр., 48);
Совет районы – «Казан» агросәнәгать ярминкә мәйданында һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100