news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халкы Аккош күленең алдагы язмышын хәл итә

Бүгенгә төзекләндерү эшләре ярдәмендә күлнең су өслеге 6,5 тапкырга арткан, төбе өч-дүрт метрга кадәр тирәнәйгән.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). Казанның  Киров районындагы Аккош күлен экотернәкләндерү буенча масштаблы проектның алдагы язмышын шәһәр халкы фикер алышуына чыгарачаклар. Бу хакта башкала мэриясе порталында хәбәр ителә.

Казан халкы биредә элеккечә урман паркы яки башка актив ял урыны ясаргамы икәнлеген хәл итәчәк. Кышын инде биредә күл кырыеннан яктыртылган чаңгы юлы ясый башлау планлаштырыла.

Бүгенге көндә төзекләндерү эшләре ярдәмендә күлнең су өслеге 6,5 тапкырга арткан, төбе өч-дүрт метрга кадәр тирәнәйгән. Белгечләр махсус экологик саклау пленкасы түшәгән, ярларны төзекләндергән, Аккош күле һәм Зөбәрҗәт күлне суүткәргеч белән тоташтырган.

Аккош күлен тернәкләндерү эшләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси контроленә алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot