Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Kazan Halal Market» ярминкәсендә 100гә якын компания үз продукциясен тәкъдим итәчәк
13 майда «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» XVII Халыкара икътисади форумы кысаларында «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара сәүдә ярминкәсенең рәсми ачылышы булачак. Россиянең иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында ислам дөньясы илләренең әйдәп баручы компанияләреннән хәләл сертификатка ия азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин булачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел ярминкәдә Россия, Әфганстан, Беларусь, Үзбәкстан, Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны һәм Судан дәүләтләреннән якынча 100ләп сатучы катнашачак.
Хәләл маркетта сатыла торган барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерү узган. Комитет белгечләре ярминкәдә эшләүче сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең чималларын, продукциясен, шулай ук сату-алу шартларының «хәләл» стандартларына туры килү-килмәвен тикшергән. Комитет сату нокталарында «хәләл» нормативларын кертү буенча эш башкарган.
2025 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында «Хәләл» продукциясен җитештерү күләме агросәнәгать комплексы предприятиеләре белешмәләре буенча 149,1 млрд сумлык 354,4 мең тоннаны тәшкил иткән. 2025 елга Татарстан Республикасының «Хәләл» стандарты продукциясе экспорты 45 млн АКШ доллары тәшкил итте, 2024 ел белән чагыштырганда үсеш 3,2 процентка күбрәк. «Хәләл» продукциясен чыгару үсеше «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатлары буенча алып барыла.
Агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләре буенча «Хәләл» продукциясе экспорты 16,5 млн АКШ долларыннан артык тәшкил иткән, нигездә бу сөт, ит һәм кондитер продукциясе. 2026 елга «Хәләл» продукциясен экспортлау буенча планлы бурыч 50 млн АКШ долларыннан артык күрсәткечкә ирешү.
Республикада хәләл продукция җитештерүчеләрнең тотрыклы секторы формалашты. Җитештерү төп юнәлешләрне үз эченә ала: ит һәм сөт продукциясе, ярымфабрикатлар, икмәк-күмәч эшләнмәләре, кондитер продукциясе.
«Хәләл» продукциясенең төп импортерлары булып БДБ илләре, Монголия, Бразилия, Гыйрак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тора. Шул ук вакытта Көньяк-Көнчыгыш Азия, Төньяк Африка илләре ягыннан да кызыксыну арта бара.
«Kazan Halal Market» 2026 елның 13 маеннан 17 маена (8.00-19.00) кадәр түбәндәге адрес буенча эшләячәк: Казан шәһәре, Аграрная ур., 2 нче йорт. Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз