news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«KAZAN HALAL-2010» хәләл-продуктлар күргәзмәсе кысаларында конференцияләр узачак

Күргәзмәнең эшлекле программасы “Россия һәм БДБ илләрендә хәләл индустриясе” форумын үз эченә ала

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Июнь ахырында Казанда «KAZAN HALAL-2010» дип исемләнгән Халыкара хәләл-продуктлар күргәзмәсе узачак. Чараның төп максаты – Россия Федерациясе һәм БДБ илләрендә хәләл индустриясен үстерү һәм җәелдерү, әлеге юнәлешнең динамик үсешенә ярдәм итүче төбәк һәм Халыкара элемтәләрне үстерү, Россия хәләл индустриясе базарына инвестицияләр җәлеп итү.
Күргәзмәнең эшлекле программасы “Россия һәм БДБ илләрендә хәләл индустриясе” форумын, хәләл продукция җитештерү, сату, логистика, консалтинг мәсьәләләрен, стандартлаштыру үзенчәлекләрен яктыртучы конференцияләр һәм “түгәрәк өстәлләр”не үз эченә ала. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына чараны оештыручыларның берсе булган “Линова-Трейд” ҖЧҖ хезмәткәре Ләйсән Галиева хәбәр итте.
«KAZAN HALAL-2010» - Россия һәм Халыкара бизнес-бергәлек, тауар җитештерүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләр, Россиядә яшәүчеләр өчен гаять зур вакыйга. Күргәзмәдә катнашу – Россия җитештерүчеләренә Халыкара базарда үзләре хакында белдерү, үз бизнесларына инвесторларның игътибарын җәлеп итү, эшлекле элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге ул.




news_right_1
news_right_2
news_bot