news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан хакимияте: Генераль планны кабул итү закондагы үзгәрешләр аркасында кичектерелә

«Казан Россиядә беренчеләрдән булып генераль план проектларын яңа кагыйдәләр нигезендә әзерләү ихтыяҗы белән очрашты», - дип искәртте Прокофьева.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанның генераль планын кабул итү вакыты федераль закондагы яңа таләпләр аркасында кичектерелә. Шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Без генераль планга аны әзерләп бетергәннән соң гына кире кайтачакбыз һәм 2019 елда планны расларга ниятлибез», - диде Прокофьева.

Бу 280нче федераль закон белән бәйле. Анда генераль планны әзерләүгә карата яңа таләпләр куела.

«Казан Россиядә беренчеләрдән булып генераль план проектларын яңа кагыйдәләр нигезендә әзерләү ихтыяҗы белән очрашты», - дип искәртте Прокофьева.

Ул шулай ук генераль план проекты буенча июнь аенда халык катнашында фикер алышулар үткәрелүен искәртте. Анда 3 меңнән артык кеше катнашкан, шулай ук документка кагылышлы 3,5 меңгә якын яңа мөрәҗәгать килгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot