news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан гүзәле» Зәринә Әгълиуллина: Бәйгедә катнашуымны дәү әниемә багышладым

«Казан гүзәле» Зәринә Әгълиуллина: Бәйгедә катнашуымны дәү әниемә багышладым
Салават Камалетдинов

Республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесендә Казан кызы Зәринә Әгълиуллина «Казан гүзәле» исеменә лаек булды. «Бу исем җитди мәгънәгә ия. Казан кебек зур шәһәрдә татар телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу җиңел түгел», – диде ул.

Зәринә «Татар кызы» бәйгесендә катнашуын дәү әнисенә багышлаган.

«Дәү әнием, исән вакытында, мине «Татар кызы»нда катнашырга дәртләндерде. Мин проектка үз теләгем белән кереп киттем, берничә ел мин аның турында укып, күзәтеп бардым. Җиңү турында уйламаган идем, сәхнәдә дә гаҗәпләндем. Башта фамилиямне әйтүләрен аңламадым да. Татар кызы - ул искиткеч бәйге! Бәйге генә түгел, ә һәрбер кызны шәхес буларак ача торган махсус мохит», – дип сөйләде Зәринә.

Зәринә Әгълиуллина Казандагы татар мәктәбендә, параллель рәвештә Кембридж системасы булган мәктәптә дә укый. КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтын кызыл дипломга тәмамлый. «Алгарыш» проекты буенча Германиядә белем ала. Инглиз, кытай, немец телләрен яхшы белә. КазанЭкспода халыкара хезмәттәшлек бүлегендә эшли.

 

Фото: © шәхси архив

«Чит илләрдә күп укыдым, әмма үзебезнең Татарстаныбызга әйләнеп кайттым. Бездә рәхәт - үз телебез, уникаль мохитебез бар, яшьләр өчен күп чаралар эшләнә. Үземнең туган телемне мин аеруча яратам, татар телендә аралашырга тырышам», – дип сөйләде «Казан гүзәле».

Финалистлар сәхнәдә якташлары булган бөек хатын-кызлар турында сөйләделәр. Зәринә композитор Сара Садыйкованы сайлаган иде. Ул шулай ук «Иң зирәк кыз» номинациясендә дә җиңде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100