Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан грузиннары автономиясе рәисе Майя Хухунашвили сайлаулар бәйрәм кебек уза, ди
“Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” үзәге директоры, Казан грузиннарының «Сиони» милли-мәдәни автономиясе рәисе Майя Хухунашвили бүген сайлауга иртүк барган
(Казан, 18 март, "Татар-информ"). Казан грузиннары автономиясе рәисе Майя Хухунашвили сайлаулар бәйрәм кебек уза, дип белдергән. Бу турыда "Шәһри Казан" хәбәр итә.
"Халык иртән йөрмәс, кеше аз вакытта барып кайтыйм дигән идем, сайлау участогы кырмыска оясын хәтерләтә. Гаиләләр балалары белән, әби-бабайлар оныклары белән килгән. Сайлау участогында бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә. Барысы да елмая, шунда күрешкән күршеләр бер-берләрен бәйрәм белән котлый. Сайлауга яшьләр дә күп килгән. Илнең киләчәгенә алар битараф түгел дигән сүз бу. Киләчәгебез өчен тавыш бирәбез, ә аны без үзебез сайлыйбыз. Сайлаулар көнне һәр кеше үзенең гражданлык бурычын үтәргә тиеш", - дигән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз