news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан госпиталендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен консультация пункты ачылды

Казан госпиталендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен беренче консультация пункты ачылды, дип хәбәр итә «Звезда» телеканалы.

Госпитальдә дәваланган вакытта хәрбиләргә ташламалы ипотека алу буенча тиешле консультация бирелә һәм алар документлар рәсмиләштерү эшенә керешә ала. Шул рәвешле, аларга биредә үк торак мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлеге тудырыла.

Саклану министры урынбасары Тимур Иванов Казанда беренче шундый консультация пунктын ачты – аның хезмәткәрләре хәрбиләргә ярдәм күрсәтә башлады инде. Министр урынбасары шулай ук солдатларга дәүләт бүләкләре тапшырды һәм бу бүләкләрнең алар өчен соңгысы булмаячагына ышаныч белдерде.

Тиздән мондый пунктлар ведомствоның башка дәвалау учреждениеләрендә дә барлыкка киләчәк. Хәзер хәрбиләргә тиешле документлар җыю һәм тапшыруга вакыт сарыф итәргә туры килмәячәк.

  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100