news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан гольф-клубында ТР Президенты Кубогына хәйрия турниры уза

Турнир беренче тапкыр 18 чокырчыклы гольф-кырда уза

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Казан гольф-клубы территориясендә ТР Президенты Кубогына бишенче хәйрия турниры уза. Ярышлар ачылышында Россия гольф ассоциациясе президенты Виктор Христенко, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм «Макдоналдс»ның Россиядәге һәм үзәк Европадагы президенты Хәмзәт Хасбулатов катнашты.

Турнир гольф кырының икенче чираты ачылышына багышланган. Турнир беренче тапкыр халыкара класслы 18 чокырчыклы (луночный) гольф-кырда уза. ТР Гольф ассоциациясе директоры Сергей Фалин ассызыклаганча, һәр чокырчык (лунка) кабатланмас. Моннан тыш, С.Фалин, чокырчыклар күп булган саен, командалар һәм катнашучылар саны артуына игътибарны юнәлтте.

Турнирда Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Ижау, Уфа, Самара, Түбән Новгородтан 12 команда катнаша.

"Бүген истәлекле көн - икенче "тугызлык" ачыла, һәм хәзер "Гольф- Казан" төрле дәрәҗәдәге ярышларны кабул итә ала. Әгәр көнчыгышка карасагыз, якындагы шундый кыр меңләгән километрда, көнбатышка карасагыз да, шул кадәр ара. Бу Казанның Идел буе гольф-башкаласы булуын аңлата", - дип билгеләп үтте Виктор Христенко.

Кичә Татарстанда гольфны үстерү буенча киңәшмә узды, дип искәртте В. Леонов. "Спортның бу Олимпия төренә күбрәк кеше килсен, гольф популяр булсын өчен, алга барачакбыз. Турнир традицион булуга шатбыз", - диде ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры.

Шулай ук, "Роналд Макдональд йорты"на 1 млн 50 мең сумлык чек бирелде. Аннары мәртәбәле кунаклар, гольф-клубның икенче чираты ачылу уңаеннан, миләш утыртты.

Гольф кырының икенче чиратының баш архитекторы - Голландиядән Питер Харадин. Гольф кырының беренче чиратының мәйданы 32 га, икенче чираты - 36 га. Икенче чиратына 100 млн сум сарыф ителде, дип сөйләде «ПСО-Казань» матбугат хезмәте җитәкчесе Шамил Садыйков.

Гольф кырында 100 гә якын кеше хезмәт күрсәтә, 30 берәмлек техника кулланыла.

Сергей Фалин сүзләренә караганда, Татарстанда 100 дән артык кеше гольф белән актив шөгыльләнә. "Биредә балалар гольф мәктәбе дә бар, ул республика яшүсмерләр җыелма командасы өчен спортчылар әзерли. Яшь спортчылар Россия ярышларында чыгыш ясый, медальләр ала. Спортның бу төрендә 8-15 яшьлекләр дә үзен сынап карый ала", дип сөйләде С. Фалин.

"Гольф кырының икенче чиратын тапшыру белән, безгә 2019-2020 елларда Европа дәрәҗәсендәге зур ярышлар үткәрергә тәкъдим иттеләр", - диде ул һәм гольф кырында клуб, республика һәм Россия дәрәҗәсендә ярышлар даими үткәрелә дип өстәде.

Шамил Садыйков гольф кырының 9 чокырчыклы өченче чиратын төзү планлаштырылуын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot