news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан глобаль яшьләр саммитын оештыручылар волонтерлар җыя

Казан глобаль яшьләр саммитын оештыручылар волонтерлар командасын туплый. Гаризалар 18 августка кадәр кабул ителә.

Казанда яшәү һәм инглиз телен белү мәҗбүри, ә француз һәм гарәп телен белү өстенлек булачак. Анкетаны сылтама буенча тутырырга мөмкин.

Волонтерлар атташе эше тәҗрибәсен, ММЧ белән хезмәттәшлек итү, сессияләр, күргәзмәләр һәм штаблар оештыру, кунакларны каршы алу, озату һәм туклануын координацияләү тәҗрибәсен ала алачак.

Саммит чаралары 27-30 августта узачак, кайбер мәйданчыкларның эше 26 августта башланачак. Ирекле ярдәмчеләргә экипировка биреләчәк һәм аларны ашатачаклар, дип хәбәр ителә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының (ИХО) яшьләр башкаласы – 2022» берләшмәсендә.

Казан глобаль яшьләр саммитын ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Ислам хезмәттәшлеге яшьләр форумы Яшьләр дипломатиясе академиясе һәм ТР «Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды белән берлектә оештыра. Чара «Казан – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы» халыкара программасы кысаларында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100