news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан гипермаркеты янындагы «БМВ» йөртүче һәм җәяүле арасындагы низаг видеога эләккән

Ролик авторы әлеге кадрлар белән социаль челтәрләрдә бүлеште.

Казан гипермаркеты янындагы «БМВ» йөртүче һәм җәяүле арасындагы низаг видеога эләккән

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Ершов урамында урнашкан Казан гипермаркеты янындагы тротуарда куеп калдырылган машина өчен «БМВ» хуҗасы һәм җәүле арасында низаг чыккан. Әлеге хәлне узып баручылар видеога төшергән.

Кадрлардан күренгәнчә, машина йөртүченең үз-үзен тотышыннан канәгать булмаган казанлы, аннан ни өчен машинасын тиеш булмаган урынга, кибет ишеге төбенә үк, куйганлыгын ачыкламакчы була.

Моңа җавап итеп текә машина хуҗасы җәяүлене кимсетә торган сүзләр әйтә, хәтта физик көч куллану белән яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot