news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан гимназиясендә Юныс Әхмәтҗанов исемендәге кулинария мәктәбе ачылды

Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясендә Юныс Әхмәтҗанов исемендәге кулинария мәктәбен ачу тантанасы булды.

Казан гимназиясендә Юныс Әхмәтҗанов исемендәге кулинария мәктәбе ачылды
Казанның 1 нче татар гимназиясе тәкъдим иткән фото

Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясендә укучылар 9 сыйныфны тәмамлаганда 2 яки 3 разрядлы пешекче һөнәренә ия булачак.

«Быелгы 2025 – 2026 нчы уку елында 1 нче татар гимназиясе, «Казан азык-төлек һәм социаль туклану департаменты», «Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте» белән килешү төзеп, «Юныс Әхмәтҗанов исемендәге кулинария мәктәбе» проектын оештырды», дир хәбәр итәләр әлеге гимназиядән.

Бу проект нигезендә 8, 9 сыйныф укучылары атнага бер тапкыр «Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте»нең укыту-лаборатория комплексында белем ала. Бу белем аларга 9 сыйныфны тәмамлаганда, пешекче һөнәренә ия булырга мөмкинлек бирә.

Юныс Әхмәтҗанов исемендәге кулинария мәктәбен ачу тантаналы чара итеп үткәрелгән. Бу тантанада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф бүлеге башлыгы Фәридә Басыйрова, Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Гөлнур Шәрипова катнашкан. Тантанада катнашучыларны «Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте» директоры Ольга Силантьева һәм директор урынбасары Татьяна Андриянова сәламләгән.

Гимназия директоры Гөлфия Шәмсиева чарада катнашучыларны проектның максатлары, бурычлары белән таныштырган.

Әлеге тантаналы чарада укучылар белән бергә ата-аналар комитеты рәисләре дә катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot