Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан гимназиясендә Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстандагы беренче сыйныфы ачылды
Казанның 28нче номерлы гимназиясендә Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең республикадагы һәм Идел буендагы беренче профильле тарих сыйныфы ачылды.
«Татар-информ»га сөйләүләренчә, укучылар илебезнең тарихын тирәнтен өйрәнәчәк, тикшеренү һәм патриотик проектларда катнашачак, шулай ук музей һәм архив материаллары белән эшләячәкләр.
Сыйныфны ачу тантанасында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәридә Басыйрова, Татарстанның Россия хәрби-тарихи җәмгыяте башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Тимур Камалетдинов, педагоглар, ата-аналар һәм укучылар катнашты.
Фото: © Россия хәрби-тарихи җәмгыяте
Шулай ук гимназиядә укып чыккан һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган Никита Антоновка багышланган «Герой партасы»н ачу программаның аеруча әһәмиятле мизгеле булды.
«Тарихны ятлап өйрәнеп булмый. Биредә балалар дәреслекнең һәр битендә Туган илебезнең киләчәген яклаучыларның язмышын, хәсрәтен һәм батырлыгын тоячак. Мондый проектлар характерны формалаштыра — аннан башка балаларны гражданин итеп үстереп булмый», — диде чыгышында гимназия директоры Иннеса Смагина.
Сыйныфны бизәүдә Александр Александров җитәкчелегендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы әзерләгән материаллар кулланылган.
Киләчәктә класс базасында тематик лекцияләр уздыру, тарихчылар, ветераннар һәм эзләүчеләр белән очрашулар оештыру, шулай ук укучыларның Россия хәрби-тарихи җәмгыяте проектларында катнашуы планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз