news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиев ике адвокаттан баш тарткан

Бүген Татарстан Югары судында Казанның 175 нче гимназиясенә һөҗүм итүдә гаепләнүче 21 яшьлек Илназ Галәвиев эше буенча гаепләү бәяләмәсен игълан итә башладылар.

Процесс башында Галәвиев «килешү» буенча билгеләнгән адвокатлары Алексей Васильевтан һәм Владимир Богданнан баш тартуын белдерде. Моннан тыш, гаепләнүче суд залыннан матбугат вәкилләрен чыгаруны таләп итте.

Искәртик, гаепләү позициясен Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков җитәкләгән дәүләт гаепләүчеләре төркеме хуплый. Якын арада Галәвиевка гаепләү карары укылачак.

Фаҗига 2021 елның 11 маенда Казанның 175нче гимназиясендә булды. Һөҗүмдә тугыз кеше һәлак булды, шуларның җидесе – бала.

news_right_1
news_right_2
news_bot