news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан гимназиясендә агуланган балаларны хастаханәгә озатканнар

Казанның 28нче гимназиясендә агуланган балаларны хастаханәгә озатканнар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына бу мәгълүматны расладылар.

Агулану турында беренче хәбәр бүген кич Telegram-каналларның берсендә чыкты. Ата-аналарның берсе хәбәр иткәнчә, балаларны ашыгыч ярдәм табиблары алып киткән.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклыйлар.

Казан шәһәре Мәгариф идарәсендә агентлыкка бу хәлдән хәбәрдар булуларын әйттеләр. Хәзерге вакытта анализ нәтиҗәләрен көтәләр. Эчке тикшерү башланган.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, республиканың күзәтү ведомствосы башлыгы Альберт Суяргулов күрсәтмәсе белән прокуратура мәктәп укучыларының күпләп агулануы турындагы мәгълүмат буенча тикшерү оештырган.

«Күзәтү ведомствосы профиль буенча белгечләр катнашында әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак, шулай ук белем бирү учреждениесендә санитар нормаларның үтәлешен тикшерәчәк. Хилафлыклар ачыкланган очракта прокуратура тарафыннан тиешле чара күреләчәк», - диде Руслан Галиев.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсендә аңлатуларынча, медицина оешмаларыннан, имештер, балаларның күпләп агулануы турында хәбәр әле аларга килмәгән. Шуңа да карамастан, идарә хезмәткәрләре фактларны тикшерү өчен мәктәпкә юл тоткан.

«Авыру очраклары турында мәгълүмат килгәч, тикшерү үткәреләчәк», - дип искәрттеләр санитар ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100