news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан гимназиясе укучылары ике бина арасындагы кичүнең җимерелүен видеога төшергән

Казанда 9 нчы француз гимназиясе укучылары корпус арасындагы кичүнең җимерелүен видеога төшергән.

Видеода күренгәнчә, гимназиянең корпуслар арасындагы кичү идәненең бер өлеше җиргә җимерелеп төшкән, стеналарда тирән ярыклар күренә. Видео эшләнгән ракурстан куркыныч зона турында кисәтү чаралары күренми.

Гимназия укучыларының әти-әниләре сүзләренчә, күптән түгел мәктәпнең бу өлеше ремонтка ябылган - терәк балкалары алмаштырылган. Элек алар, укучыларның ата-аналары сүзләренә караганда, киңрәк һәм ышанычлырак булган, ә хәзерге балкалар ышаныч тудырмый.

Ремонт вакытында кичү ябылган, әмма балалар урам ягыннан керә алган.

«Татар-информ» мәгълүматлары буенча, кичү бинадан бинага күчү өчен кулланылган, шулай ук анда сыйныф бүлмәләре дә булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100