Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан гимназиясе фасадында Пушкинга багышланган мурал барлыкка килде
Татарстан башкаласының Мәскәү районында урнашкан 20 номерлы «Гармония» гимназиясе фасадында рус әдәбияты классигы Александр Пушкинга багышланган мурал пәйда булды. Бүген рәсемне тантаналы рәвештә ачтылар.
Пушкинның тууына 225 ел тулу хөрмәтенә бинаның бер стенасында әдипнең портретын ясау турында гимназиянең үзендә тәкъдим иткәннәр. Эскиз сайлау процессында гимназия укучылары катнашкан. Ә идеяне профессиональ рәссамнар – абыйлы-энеле Сергей һәм Даниил Сергеевлар тормышка ашырган. Алар шулай ук кайчандыр әлеге гимназиядә укыган.
Шагыйрь заманча стильдә сурәтләнгән, янәшәсендә Казан символларының берсе — Спас манарасы ясалган. Татар һәм рус орнаментлары кушылып, мәдәниятләр бердәмлеген символлаштыра.
Инициативаны Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе, Казан эшкуарлары берлеге һәм Казан шәһәр Думасы депутаты Михаил Кузнецов хуплаган.
«Гимназиябез фасадында пәйда булган мурал – безнең өчен зур дәрәҗә, дип әйтә алам <...>. Александр Сергеевичның кайвакыт хулиганнарча холыклы булуын исәпкә алганда, минемчә, ул мондый заманча кыяфәтне ошатыр иде», — дип билгеләп үтте гимназия директоры Максим Николаев.
«Без барыбыз да Александр Сергеевич Пушкин шигырьләрен укып үстек. Аны хәтерлибез, укыйбыз һәм сокланабыз икән, димәк, без милләт буларак, зур бөек халык буларак яшибез», - дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларга йомгаклау аттестациясе уздыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты Чулпан Афанасьева.
20 номерлы «Гармония» гимназиясе 2023 елда Александр Сергеевич Пушкин исемендәге халыкара мәгариф оешмалары берләшмәсенә керде. Ә 2024 елның февралендә биредә унберенче тапкыр «Пушкиннан безнең көннәргә кадәр» фестивале узды. Аңа быел бөтенроссия катнашулы республика фестивале статусы бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз