news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан гимнастлары Дубайда халыкара турнирда беренче урыннарны алды

Казан спортчылары нәфис гимнастика буенча UAE Victory Challenge Cup халыкара турнирында алтын медальләр алды. Дубайга ярышларда катнашу өчен 16 илдән 550 дән артык бала килде.

Беренче урыннарны «Идел» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Регина Галимова, Эдель Зәйнашева, Элина Тимергалиева, София Бакшаева, Мария Ищенко, Әминә Ясәвиева, Әелия Мостафина яулады.

Гимнасткаларны медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр, дип хәбәр иттеләр Казанның физик культура һәм спорт комитетында.

Victory Challenge Cup турниры Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә 29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр узды. Ярышлар Pirouette халыкара клубы тарафыннан оештырылды. Былтыр ярышларда 14 илдән 550 спортчы катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot