Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан гимнасткасы өч тапкыр Ауропа чемпионы булды
Казан гимнасткасы өч тапкыр Ауропа чемпионы булды
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә узган нәфис гимнастика буенча Ауропа чемпионатында барлык алтын медальләрне Россия спортчылар алган. Ә Татарстаннан Дарья Шкурихина өч алтын медальгә лаек булган. “Приволжанка” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 16 яшьлек кыз Россия җыелма командасы составында төркемле күнегүләр буенча Россия өчен чемпионатның 3 “алтынын” алган. Аның белән бергә хөрмәт пьедесталының иң өске баскычына Олеся Белугина, Анна Гавриленко, Елена Посевина һәм Наталья Зуева менгән. Әлеге кызлар күп төрле көрәш, ленталы күнегүләр, кыршау һәм булава белән чыгышларда көндәшләрен артта калдырган.
Хуҗабикәләр тагын бер алтын медальне шәхси беренчелектә яулаган. Биредә Вера Сесина иң көчле дип табылган, ул атаклы гимнастка Алинә Кабаеваны узган. Нәтиҗәдә ул көмеш медаль алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз