Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан ГХАТ (ЗАГС) идарәсенең Яңа Савин районы бүлеге эшен туктаткан
Кабат документлар алу мәсьәләсе буенча архивка мөрәҗәгать итәсе
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). 1 декабрьдән башлап Казан гражданлык хәле актларын теркәү - ГХАТ (ЗАГС) идарәсенең Яңа Савин районы буенча бүлеге эшен туктатты, дип хәбәр итә башкала мэриясе сайты.
Кабат документлар алу мәсьәләсе буенча шәһәр кешеләренә Казан ГХАТ идарәсенең Муса Җәлил урамы, 7 адресы буенча урнашкан архивына мөрәҗәгать итәргә кирәк була. Гражданлык хәле актларын теркәү мәсьәләсендә алар Казан ГХАТ идарәсенең Киров районы бүлегенә (Болотников урамы, 35а) мөрәҗәгать итә ала.
Казанның ГХАТ идарәсе хәбәр иткәнчә, Казан ГХАТ идарәсенең Яңа Савин районы бүлеге тиздән үз эшен Меридиан урамы, 4 адресы буенча урнашкан яңа бинада дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз