news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан гастрольләре» проекты киләчәктә бөтен республиканы колачларга мөмкин

ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре мәдәният идарәсе дәүләт иҗат коллективларына Казанда чыгыш ясарга мөмкинлек биргән проект тәкъдим итә.

«Казан гастрольләре» проекты киләчәктә бөтен республиканы колачларга мөмкин
Рамил Гали

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның дәүләт театрларына Казан мәдәният йортларында чыгыш ясарга мөмкинлек тудырган «Казан гастрольләре» проекты киләчәктә бөтен республиканы колачларга мөмкин.

«Казан гастрольләре» проекты җәмәгатьчелектә яклау тапса, аны бөтен республикага җәелдерү теләге бар. Татарстанда Президент йөкләмәсе буенча мәдәният йортлары төзелә һәм төзекләндерелә. Әлеге мәдәният йортлары да иҗат коллективларын кабул итә ала», — диде ТР мәдәният министры урынлбасары Дамир Натфуллин.

Ул 2012 елдан бирле республика районнарында 400гә якын авыл клубы төзекләндерелүен һәм 200ләп яңа клуб төзелүен искәртеп узды.

Дәүләт карамагындагы иҗат коллективларының мәдәният йортларындагы чыгышлары программасы сәхнәнең техник мөмкинлекләрен һәм коллективның репертуарын истә тотып төзеләчәк.

Проектта әлегә уналты иҗат коллективы катнаша. Алар Казанда һәм шәһәр яны бистәләрендәге унҗиде мәдәният йортында чыгыш ясаячак.

«Казан гастрольләре проекты февраль аенда башланып, җәйге яллардан соң ноябрь аена кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot