news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан гарнизоны милициясе сафлары үзгәртеп корыла

Элеккеге район идарәләрендәге уртакул җитәкче звено сан ягыннан киметелә һәм бу мәсьәлә 30лап офицерга кагыла

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе башлыгы милиция полковнигы Алексей Селивановский журналистларга, Казан гарнизоны милициясе сафлары үзгәртеп корыла, дип игълан итте.

  Аның сүзләренчә, шуңа бәйле рәвештә, бүген Казан гарнизоны милициясенең быел 9 айдагы оператив эшчәнлегенә йомгак ясала, яңартылган структураның алга таба хезмәте, эш планнары турында сүз була һәм ул яңа форматта үтә. «Бу үзгәрешләр исә гамәлдәге муниципаль берәмлекләр турындагы закон таләпләрен үтәүгә бәйле. Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең бер генә эчке эшләр идарәсе булырга тиеш, димәк, районнардагы идарәләр бүлекләр итеп үзгәртелә һәм алар барысы да Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенә турыдан-туры буйсыначак», - дип аңлатты гарнизон башлыгы.

Җыеп кына әйткәндә, элеккеге район идарәләрендәге уртакул җитәкче звено сан ягыннан киметелә һәм бу мәсьәлә 30лап офицерга кагыла, ә инде штаб, тыл, бухгалтерия, матбугат хезмәте кебек ярдәмчел хезмәтләр, икътисади җинаятьләргә һәм оешкан төстәге җинаятьчел төркемнәргә каршы көрәш буенча аерым махсус подразделениеләр тулысынча саклана һәм алар Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенә буйсына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100