news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан галимнәре яман шешнең кайбер төрләренә каршы вакцина ясауда катнашачак

Казан федераль университеты (КФУ) галимнәре яман шешнең кайбер төрләренә каршы вакцина ясауда катнашачак. Югары уку йорты Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге белән килешү имзалады. КФУ сайтында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

«Биредә өр-яңа технология – мРНК-вакцина турында сүз бара, аның составында иммунитетны имитацияли торган РНК кисәкчәләре булачак», – дип хәбәр итте КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов.

Әлеге тикшеренүләрнең максаты - яман шешне дәвалау буенча алга таба инновацион алымнар булдыру өчен шешнең иң тиз бирешә торган типларын ачыклау.

Төп бурыч – иммун системасы эшли торган тычканнарда сидек куыгы, ашказаны асты бизе һәм колоректаль яман шеш модельләрен булдыру. Мондый модельләр шешләрнең терапиягә реакциясен бәяләргә һәм мРНК-вакциналарны сынау өчен оптималь модель сайлап алырга мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге проект, яңа онкологик авыруларга карата мРНК-препаратларны куллану өчен перспективалар ачып, клиникага кадәрге сынаулар спектрын киңәйтергә мөмкинлек бирер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100