news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан галимнәре бодайны корткычлардан саклауның экологик ысулын уйлап тапкан

Казан дәүләт аграр университеты белгечләре үсемлекләрне саклауда традицион химик чараларны алыштырырга сәләтле инновацион биопрепаратлар булдырган. Яңа технология зарарлы бөҗәкләрнең эчәк микрофлорасына йогынты ясый, аларның авыруларга һәм стрессларга каршы торучанлыгын киметә, дип хәбәр иттеләр ТАСС агентлыгына югары уку йортының матбугат хезмәтендә.

Яңа препаратларның нигезен Bacillus төрендәге бактерияләр тәшкил итә, алар үсемлеккә үтеп кереп, бу культура белән тукланучы бөҗәкләргә күчә. Зарарлы организмнар, аерым алганда, буй-буй икмәк борчасы һәм бодай трипсы, алар өчен файдалы Pantoea бактерияләрен Bacillus бактерияләренә алмаштыру аркасында авыруларга каршы тору сәләтен югалта. Бу бөҗәкләрне көчсезләндерә һәм аларның санын киметә.

Кырда өч ел дәвамында үткәрелгән тикшеренүләр әлеге алымның нәтиҗәле булуын раслады. Бодай орлыкларын һәм үсемлекләрне биологик чаралар белән эшкәртү корткычлар организмында микроорганизмнар санының күп тапкырлар кимүен һәм кыяклы үсемлекләр белән туклана торган бөҗәкләрдә бактериаль составның җитди үзгәрүен күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot