Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан галимнәре бодай уңышын арттыру алымын уйлап тапкан
Казан дәүләт аграр университеты галимнәре бодай уңышын дүрттән бер өлешкә арттыру алымын тапкан – яңа технология язгы бодай чәчүлекләрен эшкәртүгә ике этаплы якын килүдән гыйбарәт. Бу хакта РИА Новости агентлыгы университетның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Казан дәүләт аграр университетында бодай орлыгын җитештерү технологиясе эшләнде, ул уңышны 24 процентка арттыра. Яңа технологиянең асылы язгы бодай чәчүлекләрен эшкәртүгә ике этаплы якын килүдән гыйбарәт», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
«Тәҗрибәләр Казан дәүләт аграр университетының Арча районындагы «Игенче» агрофирмасы» ҖЧҖ хуҗалыгы кырларында үткәрелде. Язгы бодайның Йолдыз сорты тикшеренү объекты буларак алынды. Тикшеренү нәтиҗәләре орлык сыйфатының шактый яхшыруын һәм уңышның артуын күрсәтте. Әлеге технологияне куллану орлыкларның «кара бәбәк» авыруыннан зарарлануын булдырмаска мөмкинлек бирде, шул ук вакытта контроль вариантта эшкәртелмәгән вакытта орлыкларның зарарлануы 24,3 процентка җитә иде», - дип искәрттеләр университетта.
Билгеләп үтелгәнчә, әлеге технология кыйммәтле препаратлар таләп итми һәм аны хуҗалыкларда булган техниканы кулланып гамәлгә ашырырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз