news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан галимнәре РФ Хөкүмәте премиясенә лаек булган

2012 елда 1 млн. сум күләмендәге 20 премияне 155 белгеч үзара бүлешәчәк

  (Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Казан галимнәре коллективы мәгариф өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясенә лаек булган. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шундый карар имзалаган.
РФ Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге 2012 елгы премиясе “Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсе премиясе лауреаты” исеме белән Казан федераль университетының Р.Г.Минзарипов (җитәкче), Л.М.Попов, А.О.Прохоров һәм М.Д.Щелкунов хезмәткәрләре иҗат коллективына “Методология и инновационные технологии социально-психологического обеспечения высшего профессионального образования” хезмәтләре циклы өчен бирелгән.
2012 елда 1 млн. сум күләмендәге 20 премияне 155 белгеч үзара бүлешәчәк, дип хәбәр ителә РФ Хөкүмәте сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot