news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан галимнәре начар ишетүче студентлар өчен махсус кушымта ясаган

Әлеге программа ярдәмендә студентлар аудио- һәм видеоязмалар тыңлый алачак.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ (КАИ) галимнәре начар ишетүче кешеләр өчен махсус кушымта ясаган. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итә.

Программа начар ишетә торган студентларга материалны үзләштерергә ярдәм итәчәк. Аны эшләү өчен 30 елдан артык вакыт кирәк булган. Программага ишетү сәләтен үстерү күнегүләре, ишарәләр алфавиты һәм уку әсбаплары да кертелгән.

Студентлар үзләре өчен уңайлы ешлык диапазонын сайлап, шул кушымта ярдәмендә аудио- һәм видеоязмаларны тыңлый алачак.

Әлегә тренажер сынау режимында эшли. Галимнәр алга таба бу эшләнмә уку процессында сурдотәрҗемәче хезмәтеннән баш тарту мөмкинлеге бирә дип өметләнә Аннары яңа программа ишетү сәләте түбән кешеләргә эш урынында да ярдәм итә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot