news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан галимнәре атларны дәвалау өчен яңа препарат уйлап табуда катнашкан

Дару ике ай эчендә атларның аякларын тулысынча дәваларга сәләтле.

Казан галимнәре атларны дәвалау өчен яңа препарат уйлап табуда катнашкан
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 август, "Татар-информ"). КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының ачык типтагы «Ген һәм күзәнәк технологияләре» лабораториясе белгечләре атларны дәвалау өчен нәтиҗәле ген препараты уйлап табуда катнашкан. Бу турыда ТР Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Даруны атларның зарарланган сеңерләренә кадаганда, ул ике ай эчендә аларның аякларын тулысынча дәваларга, үзләрен – аякка бастырырга сәләтле. Мондый травмалар хайваннарда һәм кешедә дә очраганга күрә, тикшеренү ветеринария өчен дә, шулай ук гомуми медицина өчен дә бик мөһим. Аның нәтиҗәләрен аяк-куллар белән бәйле башка төрле авыруларны дәвалау өчен дә кулланырга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

Ачышны Казан галимнәре Англиядәге Ноттингем университетының һәм Мәскәү дәүләт ветеринария медицинасы һәм биотехнологияләр академиясенең галимнәре белән бергәләп ясаган. Казан университеты ягыннан эксперименталь эшне КФУ профессоры, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Альберт Ризванов җитәкли. 

Фәнни тикшеренү вакытында препаратның тискәре йогынтысы булмау да ачыклана. Әлеге ачыш инглиз телле Daily Mail, The Telegraph, Science Daily, Alpha galileo ресурсы, USWeekly кебек басмаларда телгә алына, экспертлар тарафыннан югары бәяләнә.

Казан галимнәре бу дәвалану ысулын башка зарарлану очракларында, хәтта нәселдән килгән авыруларны терелтү өчен дә кулланырга була дип саныйлар. Мәсәлән, Казан зоопаркы һәм Казан ветеринария академиясе белән берлектә эт һәм мәче семьялыгыннан булган җәнлекләрне дәвалау вакытында ген препаратлары кулланыла. Казанда аларны сирәк очрый торган кыргый җәнлекләрне дәвалауда сынау да планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100