news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Бартын университетында Казан тюркология мәктәбе белән таныштырганнар

Төркиянең Бартын университетында Казан тюркология мәктәбе белән таныштырганнар
конференциядән скриншот, фото: Айгөл Зара Кәбирова

Төркиянең Бартын университеты әдәбият факультетындагы заманча төрки телләр һәм әдәбиятлар бүлегендә конференция булган. Конференцияне бүлек җитәкчесе, профессор Алсу Камалиева оештырган. Чарада КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе директоры, доцент Эльмира Хәбибуллина Казан тюркология мәктәбе турында чыгыш ясаган.

Конференциядән скриншот, фото: Айгөл Зара Кәбирова

«Чарага 70ләп кеше кушылды. Эльмира ханымның сүзләре белән әйткәндә, алар «Россия империясенең көнчыгыш капкасы булган Казан»ны күрде, унбиш көннән нигез салынуына 219 ел булган Казан университетын, университетта көнчыгышны өйрәнү ни рәвешле алып барылган һәм кемнәр тарафыннан үстерелгәнне белде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда яшәүче техник фәннәр кандидаты Айгөл Зара Кәбирова.

Тыңлаучылар галимәгә кызыклы мәгълүмат сөйләгәне өчен рәхмәт белдергән.

«Мәсәлән, 1769-1811 нче еллар арасында татар теленең университет белән параллель рәвештә гимназиядә дә укытылуына, университетта монгол теле һәм әдәбияты бүлегенең 1833 нче елда ук ачылган булуына игътибар иттеләр (Төркиядә исә 2014 һәм 2019 нчы елларда ике университетта ачылган). Моннан тыш, татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга төрек теленә тәрҗемә ителгән татар әсәрләре турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Татар язучыларыннан Аяз Гыйләҗевның әсәрләре төрек теленә тәрҗемә ителү буенча беренче урында тора икән», - диде ул.

конференциядән скриншот, фото: Айгөл Зара Кәбирова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100