news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан галиме Стәрлебаш мәдрәсәсенең казах даласы халкы тормышындагы роле турында сөйләгән

«Стәрлебашта җирле руханиларның абруе, йогынтысы тирә-яктагы татар, башкорт авылларына гына түгел, кыргыз-кайсак далаларына да тарала», - диде Нуридә Насыйбуллина халыкара конференциядә.

Казан галиме Стәрлебаш мәдрәсәсенең казах даласы халкы тормышындагы роле турында сөйләгән
Нуридә Насыйбуллина

Казахстанның Актүбә шәһәрендә III Халыкара «Евразия тарихында һәм мәдәниятендә Арал-Каспий төбәге» конференциясе оештырылган. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Язма мирас» үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина Стәрлебаш мәдрәсәсенең казах далалары халкының иҗтимагый-сәяси һәм дини тормышындагы роле дигән темага чыгыш ясаган.

«Башкортстанның борынгы авылларының берсе - Стәрлебашка XVII гасырда нигез салынган. Элек аны икенче Бохара дип тә йөрткәннәр. XVIII-XX гасырларда ул үзенең уку йортлары белән дан тоткан, алар төрки халыкларның мәгарифе һәм мәдәниятенә зур өлеш керткән. Мәчетләр каршында мөселман башлангыч белем бирү учреждениеләре (мәктәпләр һәм мәдрәсәләр) төзелә башлый, алар бай кешеләр, җирле сәүдәгәрләр һәм җир биләүчеләр хисабына финанслана», - диде галимә «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, меценатлар - Хөсәеновлар, Гаделшиннар, Дәүләтшиннар, Тукаевлар хәйрия эшчәнлеге нәтиҗәсендә мәдрәсәләр Идел һәм Урал шәһәрләренең мәшһүр уку йортына әйләнә, ә татар теле хөкүмәт һәм аның төбәк структуралары, кыргыз-кайсак даласы карамагында дипломатик язышу һәм телдән тәрҗемә итү теле булып хезмәт иткән.

«Стәрлебаш халкы арасында укымышлылык югары дәрәҗәдә булган. Җирле руханиларның абруе, йогынтысы тирә-яктагы татар, башкорт авылларына гына түгел, кыргыз-кайсак далаларына да тарала. 1720 елда Стәрлебаш авылында төзелгән беренче мәдрәсә Казахстан, кыргыз далалары, Оренбургтан килгән шәкертләрне укытуны системага сала», - диде Нуридә Насыйбуллина.

Галимә билгеләп үткәнчә, казах ханы Җангирның хатыннарының берсе Россиядәге беренче мөфти - Мөхәммәтҗан Хөсәеновның кызы булган. «Атасы Хөсәен 1720 елларда Стәрлебаш авылында имам булган, күп тапкыр Казахстан ханнары һәм солтаннары белән сөйләшүләр өчен килгән делегацияләрне җитәкләгән. Җангир мәчет, мәктәп-мәдрәсәләр булдырган һәм күп кенә казахларны Стәрлебаш мәдрәсәсенә укырга җибәргән», - диде ул.

«Стәрлебаш авылында кыргыз-кайсак, татар һәм башкортлар өчен аерым мәдрәсәләр булган. Ел саен мәдрәсәгә Урта Идел буеннан дистәдән артык укучы килгән, чөнки алар хакимият тарафыннан кертелгән чикләүләр аркасында традицион белем ала алмаган», - дип аңлатты белгеч.

  • «Евразия тарихында һәм мәдәниятендә Арал-Каспий төбәге» конференциясендә дөньяның ун иленнән тарихчы, археолог, этнолог, сәнгать белгече, культурологлар һ.б. белгечләр катнашты. Алар Казахстан, Азәрбайҗан, Төркия, Франция, АКШ, Үзбәкстан, Кыргызстан, Кытай, Монголия, Россия һ.б. илләрдән килгән.
  • Конференциядә катнашучылар Арал-Каспий төбәгенең гомуми тарихи-мәдәни әһәмиятен аңлауга, төбәкнең этнокультурасын, күчемсез һәйкәлләрен өйрәнүнең проблемалы мәсьәләләрен анализлауга багышланган докладлар тәкъдим итте. Материалларның нигезе булып тарих, археология һәм этнография буенча төрле тикшеренүләр, архив һәм китапханә фондларында саклана торган документлар тора.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100