news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан галиме Рәшит Сюняев Марсель Гроссма премиясенә лаек булды

Бүләкләү Римда Marcel Grossmann Meeting гравитацион физика өлкәсендәге халыкара конференциядә узды.

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”). Россия фәннәр академиясе академигы, Космик тикшеренүләр институты баш фәнни хезмәткәре Рәшид Сюняев Марсель Гроссма премиясе белән бүләкләнде. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләү Римда Marcel Grossmann Meeting гравитацион физика өлкәсендәге халыкара конференциядә узды.

Танылган Казан галименә премия “Реликтив нурланыш тикшеренүләре ярдәмендә Җир шарында электромагнит процессларының теоретик методларын эшләү” өлкәсендә бирелгән.

  • Марсель Гроссма халыкара премиясе гравитацион физика һәм астрофизика өлкәсендә өч елга бер тапкыр бирелә.
  • Рәшид Сюняев узган ел Россия Дәүләт премиясе лауреаты булды. Россия Президенты Владимир Путин премияне Р.Сюняевка һәм аның хезмәттәше –физика-математика фәннәре докторы, МГУ профессоры Николай Шакурега тапшырды.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot