news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан галиме: Гыйнварда Казанда явым-төшем нормасы ике тапкырга артып китәчәк

Казан галиме: Гыйнварда Казанда явым-төшем нормасы ике тапкырга артып китәчәк
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

«Казан-Университет» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, соңгы өч тәүлектә Казанда айлык нормада явым-төшем яуды. Якынча фаразлар буенча, алдагы декадада шәһәрдә әле кар явуы көтелә. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Соңгы өч тәүлектә Казанда явым-төшемнең айлык нормасы яуды, 48 мм - бу күп, мин карның болай күп явуын хәтерләмим. Явым-төшем тагын булачак, гыйнвар аенда Казанда икеләтә норма кар яварга мөмкин», - диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, антициклональ һава торышы аркасында хәзер тынлык, кар юк, кояш яктырта. Әмма берничә көннән төньяк-көнбатыштан чираттагы циклон килә. Ул җылылык һәм яңа явым-төшем алып киләчәк.

19 гыйнварда шәһәрдә яуган кар биш еллык рекордны уздырды, дип белдерде Казан хакимияте. Дүшәмбе көнне оператив штабта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев биш көндә 49 мм, ягъни айлык явым-төшем нормасының 106 проценты явуы турында хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot