Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы 20 мартта ачыла
Җомга көнне, 20 мартта, «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы кышкы тәнәфестән соң яңадан эшли башлый. Шәһәр халкы һәм сәяхәтчеләр көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр 32 метр биеклектән бай тарихлы башкала күренеше белән хозурлана һәм «Казан – уч төбендәге шәһәр» аудиогидын тыңлый ала. Техник тәнәфес 14:30 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр билгеләнгән, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, узган ел күзәтү мәйданчыгында 360 меңнән артык башкала халкы һәм кунак булып киткән. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында – 21 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр – Яңа елча бизәлгән шәһәр күренешен «Казан» гаилә үзәге янындагы күзәтү мәйданчыгыннан 20 меңнән артык кеше бәяләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз