news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан» гаилә үзәгендә рәсем ясау буенча балалар өчен инклюзив мастер-класс узачак

Казанда «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында 4 июльдә рәсем ясау буенча инклюзив мастер-класс булачак. Балалар майлы буяулар белән эшләргә өйрәнәчәкләр һәм үзләренең уникаль картиналарын булдырачаклар. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Саңгырау һәм начар ишетүче балалар өчен пленэрны рәссам, ТР Милли музеенда рәсем сәнгате буенча мастер-класслар җитәкчесе Миля Нуруллина үткәрәчәк. Мастер-класс ахырына балаларның майлы буяулар ярдәмендә ясалган үз картиналары булачак.

Пленэрда 8 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар катнаша алачак, дип хәбәр итте парклар һәм скверлар дирекциясе. Моның өчен сылтама буенча алдан теркәлү узарга кирәк. Мастер-класс 11:00дә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot