news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан” гаилә үзәге янында яңа парк пәйда булачак

“Бу кирәкле карар, Казан үзәгендә безнең казанлылар һәм туристлар өчен тагын бер ял урыны булачак”, - дип саный вице-премьер Шамил Гафаров.

“Казан” гаилә үзәге янында яңа парк пәйда булачак
Солтан Исхаков

“Казан” гаилә үзәге янында Казансу ярында яңа парк пәйда булачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров хәбәр итте.

“Казансуны ком белән күтәртү турында сүзләр күп булды. Ясалма җир участогы булдырыла. Бу проект Россия Федерациясендә уникаль санала. Ул бөтен дәүләтчелек кануннары һәм кабул ителгән документлар буенча булдырыла, Казансу акваториясе һәм флорасына зарар килми. Барлык экологик, шәһәр төзелеше экспертизалары уздырыла, 20 ләп федераль министрлык һәм ведомство белән килештерелә”, - диде Шамил Гафаров.

“Бу кирәкле карар, Казан үзәгендә безнең казанлылар һәм туристлар өчен тагын бер ял урыны булачак”, - дип саный вице-премьер.

11 апрельдә җәмәгать тыңлаулары узачак. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров җәмәгать тыңлауларында әйләнә-тирә мохиткә тәэсир мәсьәләсе каралачагын әйтте. “Парклар җитми, шуңа бу урын бары тик парк буларак каралачак. Казансу әйләнәсендә 12 парклы каскад булачак”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100