news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» гаилә үзәге янында Яңа ел чыршысын урнаштыра башладылар

Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда казылган чокырлар барлыкка килде – Тышкы төзекләндерү комитетында аңлатуларынча, алар Яңа ел чыршысын урнаштыру эшләренең башы.

«Бүген иртә белән эшчеләр светодинамик чатырны беркетү өчен чокырлар бораулый башлады. Казанда төп Яңа ел чыршысын һәрчак иртә урнаштыра башлыйлар, эшләрне башлауның иң соңгы көне – 1 ноябрь. Бу эшне вакытында төгәлләргә кирәк, дип ачыклык керттеләр «Татар-информ»га комитетта.

Чыршы өстендәге 1280 лампочкадан торган «балкып тора торган гөмбәз» 32 терәккә беркетелә. Хәзерге вакытта шуларны кую эшләре бара. Бәйрәм мәйданында беренче булып нәкъ шул терәкләр барлыкка киләчәк.

Искәртеп узабыз, элегрәк «Татар-информ» «Казан» гаилә үзәге каршына Яңа ел чыршысын кую Казанга 14,8 миллион сумга төшәчәген хәбәр иткән иде. Дәүләт сатып алулары сайтындагы тендердан күренгәнчә, эшләрне 20 декабрьдә тәмамлау планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100